Приморский краенда яшәүче хатын кыз, Партизан районындагы данлыклы Дарданелла тарлавыгы янында фотога төшәргә омтылып, кыядан егылып төшә. Тикшерүчеләр хатын-кызның үлүеменнән соң тикшерүгә керештеләр, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты үзенең сайтында.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Партизан районында Дарданелла тарлавыгы янында биеклектән егылганда тән җәрәхәтләре алган 41 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Башлангыч мәгълүмат буенча, ханым агач күзәтү мәйданчыгыннан ерак түгел урнашкан ташларда фотога төшкән, аннары аягы таеп , биеклектән егылган. РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 өлеше буенча («саксызлык аркасында үлемгә китерү») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә. Хокук саклау органнары бу хәлнең торышын ачыклый.
Чыганак “МК”