Приморский краенда яшәүче ханым фотога төшәргә омтылып, үлемгә тарган

Приморский краенда яшәүче хатын кыз, Партизан районындагы данлыклы  Дарданелла тарлавыгы янында фотога төшәргә омтылып, кыядан егылып төшә. Тикшерүчеләр хатын-кызның үлүеменнән соң тикшерүгә керештеләр, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитеты үзенең сайтында.

 

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, Партизан районында Дарданелла тарлавыгы янында биеклектән егылганда тән җәрәхәтләре алган 41 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Башлангыч мәгълүмат буенча, ханым агач күзәтү мәйданчыгыннан ерак түгел урнашкан ташларда фотога төшкән, аннары аягы таеп ,  биеклектән егылган. РФ Җинаять кодексының 109 маддәсенең 1 өлеше буенча («саксызлык аркасында үлемгә китерү») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр ителә. Хокук саклау органнары бу хәлнең торышын ачыклый.

Чыганак “МК”
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий