Ярославль өлкәсендә 5 баланы һәм 2 олы кешене тереләй яндыручы кем икәне билгеле

РФ Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча тикшерү органнары тарафыннан җиде кеше һәлак булу турындагы җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Ярославль өлкәсендә булган бу вакыйга бөтен илне тетрәндерде. Ике катлы йорт төнлә яна башлый. Анда алты яшькә кадәр биш бала һәлак була.

Җинаять эшен тикшерү барышында тикшерүчеләр, Россия Тикшерү комитетының криминалистика баш идарәсе хезмәткәрләре ярдәмендә янгынның сәбәбе ут төртүдән булуын ачыклаган.

 

Уртак тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылуда шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Җинаять эшен тикшерү кысаларында 1982 елда туган Ярославль өлкәсендә яшәүче бер ир тоткарланган. Хәзерге вакытта аның белән тикшерү эшләре алып барыла.

Янгын чыгуга 70 сум акча сәбәпче булган, имеш. Янәсе, шушында яшәүче бер малай аның улыннан шул күләмдә акча ала һәм кайтармый. Әнисенә бала бу акчаны алмавын белдерә. Чыгырыннан чыккан ир, төнлә исерек килеш килеп, коридордагы креслога ут төртә. Агач корылма гөлт итеп кабына.

Чыганак “Тикшерү комитеты” сайты

Бәйле