- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстан территориясендә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әйтик, төнлә һәм иртән республикада көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгән вакытта урыны белән секундына – 15-20, республикада 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак.
«Төнлә һава температурасы +5..+10, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк», – диелә ведомство хәбәрендә.
Моннан тыш, төнлә томан төшүе көтелә.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar