«Авыл халкы өчен ул сафлыгын, чисталыгын югалткан кыз. Әнисе-әтисе күзенә ничек карар ул?»

-- Лейла

Шәмсия, сыер көтүен каршылап, алдан йөгереп кайткан Акмаңгайны ишек алдына кертте дә, хайванкайга су эчереп, сыер саварга утырды. Әнисе Гашия карчык белән бар эшне бергә эшләгәч җиңел дә, рәхәт тә. Үскән чакта ук йомышка йөреп, кул арасына кергән кызына сөенеп бетә алмый әнисе. Нинди эшкә тотынмасын, кулында ут уйната кызыкае. Унсигез яшьлек кенә булуына карамастан, гомере буена тормыш көткәнмени, Шәмсиянең белмәгән һөнәре юк. Кул эшенә булсынмы, ашарга әзерләргә булсынмы, бөтен эшне күңел биреп, җиренә җиткереп эшли. Холкы да акыллы, сабыр. Килешмәгән, яман сүз ишетмәссең кыздан. Буй-сыны да карап торырлык. Тик кыз бала ата-ана йортында кунак кына шул. Кемгә эләгер инде бердәнбер кызы? Әнә татлы җиләк кебек өлгереп тә килә. Кем белән язмышын бәйләр?Кемне бәхетле итәр дә, кемнән бәхет көтәр инде нарасые… Бер йөргән кешесе дә күренми кебек….

Гашия карчык үзалдына шулай уйлана-уйлана кичен маллар карап йөргәндә капкадан йөгереп диярлек Шәмсиянең дус кызы Айбикә килеп керде. Әбигә күңелле генә сәләм бирде дә, ахирәте янына юнәлде. Үзе генә ишетерлек итеп җыр җырлый-җырлый сыер савып яткан Шәмсия янына иелде дә, Гашия карчыкка елмаешып карый-карый, чыш-пыш нидер серләшә башладылар. “Бик мут күренә күзләре… Нинди этлеккә котырта кызымны?”, — дип уйларга да өлгермәде, кызлар, чыр-чу килеп, янына килеп тә җиттеләр. Әнисеннән сорарга кыенсыныбрак торган Шәмсия өчен, чая Айбикә сүз башлады: “Гашия әбекәем! Җанкисәгем! Җибәрче бүген Шәмсияне безгә аулак өйгә. Әткәй белән әнкәй Таңатарга куна киттеләр. Егетләр булмаячак. Кызлар гына. Әзрәк утырабыз да таралабыз. Зинһар, Гашия әбекем?..”

Кызын бик иректә йөртергә яратмаган Гашия карчык аулак өйгә җыелып күңел ачуларны бик өнәп бетми иде. Шулай да, Шәмсиянең үзенә төбәлгән сораулы, үтенечле карашын күреп, йомшара төште. “Җегетләр булмый дисең инде?”, — сорады ул, Айбикәгә сынаулы карап. “Җууук, нинди җегетләр?! Унике яшьлек энем җегет түгел бит әле ул! Аңардан башка беркем булмаячак! Биш-алты кыз гына… ”, — күзен дә йоммыйча алдады Айбикә. “Бу шайтан кыз кызармый да ялганлый!”, — уйлап куйды карчык. Бу мут кызга бик ышанмаса да, тәртипле, акыллы кызына ышана иде Гашия әби. Ярар, кич чыгып кайтсын әйдә гомергә бер. Җиде еллык мәктәпне бетергәч тә диярлек сыер фермасына бозау карарга урнашты. Беркая чыкканы юк балакайның. “Белмим инде. Әтиең ни дияр бит…”, — Гашия карчык бакчада бал кортлары янында мәш килеп йөргән карты ягына мәгънәле генә карап алды. “Әбекәем, сора инде Гомәр бабайдан, зинһар. Әз генә җырлашып утырабыз да, үзем озатып куярмын Шәмсияне…”. “Тәртипле утырсагыз гына… Җегетләрне кертмәгез!”. Айбикә карчыкны авыз да ачтырмады:”Әбекәем, нинди егетләр? Алар бармыни безнең авылда? Син безне беләсең бит инде, Гашия әбекәем!”. Карчык икеләнеп кенә карты янына юнәлде. Бал кортлары арасында маташкан чагында берсенең дә комачаулаганын сөймәгән иренең әзрәк бушавын көтеп торды да, алардан күзләрен да алмый шым калган кызларга карап, аулак өй турында сүз башлады. “Нинди аулак өй ул тагын?!”- тәртип өчен генә әйтеп куйды Гомәр карт. Йортка, тормышка кагылган бер генә сорау да кырыс холыклы хуҗадан узып чишелмәсә дә, кызын тәрбияләү мәсьәләсендә карт тулысынча хатынына ышана иде. “Җегетләр булмый, ди. Кызлар үзләре генә. Утырып кайтсынмы соң әзрәк, чәй эчеп?”, — сораулы карашын картына төбәде Гашия әби. “Ыһы… ыһыым…” Утыз ел бергә гомер итеп, ирен карашыннан аңлаган Гашия өчен бу сүзләр:”Юк-бар белән башымны катырасыз”, дигәнне аңлата иде. Карчык, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды да, үзен тын да алмыйча көткән кызлар янына атлады. “Әнә әтиегез ачулана. Тәртип бозмасыннар, ди. Тиз кайтсын, ди”, диеп, тиешле вәгазен укыды да, шатлыктан сикергәләгән ике сердәшкә карап, елмаюын яшерергә тырышты:”И, ходаем, кайчан акыл керер инде бу бала-чагаларга?”.

Шәмсия әнисе кушкан эшләрне җәһәт-җәһәт кенә башкарды да, җылы мунчада юынып чыгып, ахирәтенә аулак өйгә җыена башлады. Озын кара чәчләрен ике толым итеп үреп, баш түбәсенә “кәрзин” итеп өйде. Бер-ике генә киелгән, ал мәк чәчәге төшерелгән крепдишин күлмәген киде. Ислемай сөртенде. Иннек-кершән тимәгән чибәр йөзенә көзгедән бер тын карап торды да, аулак өйдә чәй эчәргә бер әчмүхә чәй, шакмаклы шикәр, бәләкәй банка каймак кыстырып, су буйлап кына ахирәте йортына атлады. Бая әнисе алдында Айбикәдән сорарга оялды ул. Хәниф була микән анда? Ахирәтенә йөрәк серен бик ачып бетермәсә да, аның хәрби хезмәттән кайтып. тракторда эшләп йөрүче таза-буй сынлы Хәниф өчен янып йөргәнен Айбикә сизенә кебек… Әллә чын, әллә шаярып, көн саен: “Хәнифеңне күрдем, сәләм әйтте…”, — дип көлгән була. Исәнлек биреп үтүдән башка кызга бер сүз катмаса да, Хәниф чем кара күзләрен Шәмсиядән алмый үткән чакта. Шул серле күзләре белән әсир ясады да инде ул кызны. Ни әйтергә тели? Нигә әйтми? Шәмсияне сынап йөрүе шул микән? Тыйнак кыз үзе башлап сүз катмаячак егеткә. Шулай күзгә күз карашып күпме йөрерләр микән?..

Ахирәтенә бакча артыннан гына килеп кергәндә аулак өйгә күңел ачарга авылча булса да, матур-матур киенгән кызлар җыела башлаган иде инде. Әнә көр тавышлы Нәсимә такмаклар җыентыгын укып утыра. Ирләрчә таза буйлы Сафия самавыр яңартып ята. Бер аулак өйдән дә калмаган картаеп килүче буйдак аксак егет Әхмәт гармун телләренә баскалый. Шәмсия алып килгән күчтәнәчләрен почмактагы өстәлгә куйды да, дулкынлануыннан кызарынган Айбикә янында мәш килеп коймак пешерә башлады . Ничектер һич кенә дә җай чыкмый дус кызыннан Хәниф турында сорарга. Башкалар ишетер кебек… Килер микән?

Яшьләр җыелыша, өй тула бара. Ишекне тарткалый-тарткалый егетләр керә. Айбикә аларны юри кертмәгән булып кыйлана. Үзе чыркылдый-чыркылдый, шаярып көлә. Хәниф кенә күренми. Аръяк егете кыска буйлы Ислам такмак суза:

Ал итә итә итә,

Гөл итә итә итә.

Биеп калыйк, җырлап калыйк.

Яшь гомерләр тиз үтә.

Нәсимә аның күзенә керердәй булып җавап бирә:

Кич утырып бәйләм бәйлим

Мамык бәрән җебеннән.

Әллә үзем өйләндерим,

Ник сөйгәнем җебегән?

Айбикә авыл егетләренә ияреп килгән ике кунак егетне керткәч, кызлар бер тын сүзсез калып тордылар да, бер-берсе белән чыш-пыш серләшеп алдылар. Кунак егетләрнең озынрак буйлысы Шәмсиягә таныш күренде. Ныклабрак карагач, таныды ул аны. Фермага эш буенча килгәне бар иде Әмирнең. Озын буйлы, саргылт чәчле егет нәни бозауларны бәби урынына күтәреп йөрткән Шәмсиягә кызыксынып карап торды да, әйдә булышам, дигән булып артыннан ияреп йөргән иде. Кыз, миңа урынбасар кирәкми, дип кырт кына җавап бирде дә, үз эшен дәвам итте. Тагын берничә тапкыр Шәмсиягә сүз катып караса да, күңелендә Хәнифне йөрткән кыз Әмиргә күтәрелеп тә карамады.

Менә аулак өйдә тагын очраштылар. Әмир, кеше бар дип тә, Шәмсия кыенсына дип тә белми, кыздан күзләрен дә алмый. “Йөзек” уенын уйнаганда гел аның белән булырга тырышты. Ә Шәмсиянең күзләре гел ишектә… Хәнифне көтә…Күренми шул җанкисәге. Күренми…Аны күрер өчен генә килгән иде Шәмсия, югыйсә…

Әхмәт дәртләнеп бию көе уйный башлады. Яшьләр тыпырдашып биергә төштеләр. Шуны гына көткән кебек, өйдә ут сүнде. Бу беркемне дә гаҗәпләндермәде. Киресенчә, күңеллерәк тә булып китте. Мондый гына шаярулар була аулак өйдә. Ярым караңгыда бию кызыграк та әле. Шул арада кинәт Шәмсияне кемдер, кулыннан нык кына тартып, ишеккә сөйрәде. Башта берни аңламаган Шәмсия, үзен караңгы чоланга тартып керткән ике кунак егетне шәйләгәч, куркуыннан чәрелди башлаган иде, көчле куллар тиз генә кызның авызын томаладылар. Күпме чәбәләнсә дә, ике көчле егет кызның авызына яулык бәйләп, бакчага караган чолан тәрәзәсе аша кызны җиңел генә күтәреп алып, тыкрыкта көткән җигүле арбага чыгарып салдылар. Шулай, моннан егерме чакрым ары яшәгән Әмир үзенә ошаган кызны урлап алып китте. Бераздан исләренә килгән егетләр куып карасалар да, кыз урлаучылардан җилләр искән иде инде. Айбикә елый-елый Гашия карчыкларга китте. Карт белән карчык кайгыга калды. Гомәр карт кызын сакламаган өчен гомеренә беренче тапкыр хатынына кул күтәрде…

Туктаусыз тешләшкән, тибешкән, шыңшыган Шәмсияне Әмир, төнлә өенә алып кайтып, келәткә япты. Кыз төнлә өшемәсен өчен үз мендәрен-юрганын чыгарып бирде. Егет ишектә күренү белән сугыша башлаган кызга карап, Әмир икеләнә дә башлады. “Я, ходай, ничек гомер итеп булыр икән бу усал кыз белән? Башта бик сабыр, бик тыныч күренә иде…” Шәмсия әле булса бу төнге вакыйгага ышанып бетә алмый иде. Әле булса кинәт туган бу куркыныч, аңлашылмас хәл төш кенә кебек тоела. Менә уяныр да, әнисенә төшен сөйли-сөйли кычкырып көләр сыман… Кыз урлау турында ишеткәне юк түгел иде аның. Тик бу көтелмәгән хәл үзенә кагылыр дип һич кенә дә башына китерми иде. “Хәниф! Кайда булдың син? Ник мине коткарырга килмәдең?” – ачынып уйлады Шәмсия, яшьле күзләрен сөртә-сөртә. Өч көн буе Шәмсия келәттән чыкмады. Янына танышырга Әмирнең әнисе Җәмилә карчык кергәч тә, дәшмәде. Почмакка борылып тик утырды. Алдына куйган ашка кагылмады. Өйгә килен булып үз аяклары белән атлап керергә теләмәде. Әллә ничек, Хәнифе аны монда эзләп табар да, өйгә алып кайтып китәр төсле тоелды. Көн артыннан көн үтте. Хәниф күренмәде. Әмир кызга кагылмады, тимәде. Өч көн үткәч, келәт ишеге ачылды. Елап шешенгән кызны кызганды Әмир:”Мин күңелеңә якын түгелмен икән, минем белән яшисең килми икән, теләмисең икән, кире авылыңа илтеп куям”,– диде. Шәмсия дәшмәде. Өч көн буена аның уйланырга вакыты булды. Хәзер өенә кайтса, Әмир бер бармагы белән тимәсә дә, ул — авыл халкы өчен ул сафлыгын, чисталыгын югалткан кыз. Әнисе-әтисе күзенә ничек карар ул? Усал холыклы әтисе кертмәс аны өенә дә… Хәниф… Иң кирәк чакта кайда булдың син? Мин кирәкмим икән сиңа…

Шәмсия теләр-теләмәс кенә урыныннан торды да, әкрен генә атлап, Әмир артыннан өйгә керде. Никтер үзен дә гаепле сизгән Җәмилә карчык: “Кер, балам, кер. Төкле аягың белән”, — дип кызның алдына мендәр китереп салды. Шәмсия зур булмаган, ярлы гына йортның эченә күз йөгертеп чыкты да, әкрен генә эчкә үтте.

Шулай Шәмсиянең мәхәббәтсез тормышы башланды. Үзе күренергә курыккан Әмир, яучылар аша Гомәр карт белән Гашия карчыкның чарасыздан биргән бәхиллеген, ризалыгын алды. Бер атнадан туй сыман нәрсә оештырдылар. Никах укыттылар. Зөфәф киче дә никахтан соң гына булды. Үз эченә ябылган Шәмсия, ничек кенә кыен булмасын, үз язмышына буйсына башлады. Ире Әмир начар кеше булып чыкмады. Фермада беренче тапкыр күрү белән Шәмсиягә гашыйк булуы турында ачылды. Шунда аны берсенә дә бирмәячәге турында үз-үзенә сүз биргәнен әйтте. Вакыт үтә торды. Үзен җылы кабул иткән бу йортка күнегә башласа да, Шәмсиянең йөрәге Хәнифне тиз генә сызып ташлый алмады. Син инде ир хатыны, оныт аны, дип күпме генә үз-үзенә әмер бирмәсен, Хәнифнең моң тулы карашы аны эзәрлекләде. Тик сөйгән кешесенең тиз арада ахирәте Айбикәгә өйләнүен ишеткәч, тагын бер тетрәнде аның җаны. Ахирәтенең Шәмсияне урлатыр өчен аулак өй үткәргәнен ул белми иде әле.

Яши башлауларына бер ел чамасы вакыт үткәч, Әмир белән Шәмсиянең кызлары туды. Ике елдан уллары дөньяга килде. Сөймәгән кешесеннән тусалар да, балалар гаепле түгел. Шәмсия аларга игелекле, мәрхәмәтле ана булды. Түгелмәгән мәхәбәттен, чәчелмәгән назын балаларына бирде. Кызы һәм улы ата-анасына охшап, акыллы, уңган, кешелекле булып үстеләр. Төрле чаклары булса да, Әмир хатынын, балаларын бәхетле итәргә тырышты. Яңа, иркен өй салып керделәр. Җәмилә карчык балаларын үстереште. Шулай гомер үтә торды. Вакыт – табип – үз эшен эшли торды…

Шәмсиянең әтисе Гомәр карт башта бик күңеле ятмаган киявен тора-бара үз итте. Кунакка килгән чакларында кунак хөрмәтенә әзрәк тамызып алгач:”Әх син, шилма малай! Минем кызны урладың!”,- дип киявенең киң җилкәсеннән кага торган булды. Менә инде ул да бакый йортына кайтып китте. Гашия карчык та соңгы төенчеген әзерләп куйды. Кызы белән кияве карчыкны үзләрендә яшәргә чакырсалар да, ул риза булмады. Әнисенең хәлен белергә баргач, Шәмсия көтмәгәндә чишмә буенда Хәнифне очратты. Айбикә белән бик тиз аерылганы турында ишеткән иде ул аның. Шуннан соң өйләнмәде дә бугай. Айбикә генә, дүрт иргә чыгып, дүрт бала ясап, тормышын көйли алмады. Халыкка яман, азгын исемен чыгарды. Чишмә буенда Шәмсия су алып ятканда килеп туктады Хәниф. Чиләгеннән тотып, шомырт кара күзләрен тутырып: “Шәмсия, әйдә сөйләшик”, — диде. Шәмсия аның күзләренә туп-туры карады. Эх, шушы күзләр яшь чагында үзәкләрен өзә иде аның… Тик алар хәзер аңа ят күренде. Бер генә кеше күзенә карап гомер итте Шәмсия. Ире күзенә. Әмир күзләренә охшамаган алар. Чит күзләр… Ят күзләр… Шәмсия шул күзләргә тутырып бер генә карады да:”Ирем көтә”, — дип чиләкләрен алып, әнисе карчыкның өенә табан атлады.

Бу очрашудан курыкса да, Шәмсия күңелен урыннан кузгатырлык тойгы тоймады. Инде ул иренә ныклап күнеккән, береккән ир хатыны иде. Элегрәк яшьлеге исенә төшкән чакта да хисләрен тезгенли алды. Хәзер дә күңеленә килми түгел, килә ул чактагы истәлекләр. Тик аларда элекке сагыш, авыр моң юк. Тормыш барысын да җайлады, үз урынына куйды.

Ике көн буена әнисен карап, яшәгән өен сагынып, зарыгып кайтып керде Шәмсия. Хатыны кайтуга мунча ягып йөргән ирен арттан килеп кочаклады да: ”Сагындым…”, — дип пышылдады…

Чыганак: Ялкын

Бәйле