Азат Абитов белән күңелсез хәл булган [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей  // Татар Бүген //

Азат Абитов, телефонын югалту сәбәпле, язылучылары белән элемтәгә чыга алмый. Бу хакта ул тормыш иптәше Гөлсирин Абдуллинаның инстаграмыннан хәбәр итә. Ваһапов фест лауреатлары хәзерге вакытта Италиянең Рим шәһәрендә гастрольләрдә.

«Без Рим шәһәрендә. Телефонымны югалттым, шуңа Гөлсириннең телефонына яздырам. Мине югалтмагыз. Фотолар, видеолар төшердек, ләкин телефон югалды, нишләтәсең», — ди Азат Абитов һәм якын арада үз инстаграмыннан язылучылары белән элемтәгә чыгарга вәгъдә итә.

https://www.instagram.com/p/B30Gm0ghq1n/?igshid=hiumi2mhj0f0

 

Мәгълүмат Гөлсирин Абдуллина инстаграмыннан

Бәйле