Сезнең дә ашау белән киемгә генә җитәме? [видео]

Росстат шулай ук ашауга да акчалары җитмәгән гаиләләрнең бер өлеше керемнәре киемгә җитмәгән гаиләләр төркеменә күчә дип белдерә.

Быел керемнәре ашауга һәм киемгә генә җиткән гаиләләр саны 49,4 процентка җиткән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтанып РБК яза. Җиһаз яки смартфон кебек озак кулланылышлы әйберләр алырга әлеге гаиләләрнең акчалары җитми.

Былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 0,6 процентка арткан. Озак кулланылышлы әйберләр ала алмаучылар арасында эшләмәүче пенсионерлар, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр күп.

Шулай ук машина, фатир яки дача сатып алуда финанс авырлыклар кичерүче гаиләләр өлеше дә арткан. Ел башында андыйлар 29,8 процент булса, хәзер — 32,6 процент.

Шул ук вакытта кием сатып алуда һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүдә авырлык кичерүчеләр саны 2,6 процента кимегән һәм 14,1 процент тәшкил иткән.

Росстатта моны уңай күренеш дип бәялиләр. Шулай итеп аз керемле халыкның югарырак керемлеләр төркеменә күчүе күзәтелә дип белдерәләр.

Быел апрельдә Росстат Русия гаиләләре финансына багышланган бер хисап чыгарган иде. Анда гаиләләрнең 35,4 процентының һәр ел фасылына ике пар аяк киеме алу мөмкинлеге юк диелде. Кремльдә әлеге саннарны аңлатырга куштылар. Росстат бу тирәнтен тикшерүләрнең берсе иде, 2016 елдан ике пар аяк киеме алырга мөмкинлеге булган гаиләләр саны 50,3 проценттан 63,8 процентка артты дип белдерде.

Чыганак: Чит ил агентлыгы 

Бәйле