16 октябрьгә каршы төндә Казанда яшәүче 28 яшьлек Мария Герасимованың машинасына кислота сибәләр. Җинаятьчене төнгә автомобиль куелган ишегалдында урнаштырылган күп санлы видеокамералар борчымый. «Бездә бөтен ишегалды, гадәттә, машиналар белән тулган, тик минекенә генә һөҗүм иткәннәр. Миңа куркыныч. Без балалар белән бер атнага якын урамга чыкмыйбыз. Полиция аны әлегә тапмаган. Әгәр ул безнең дә өстебезгә кислота сипсә?» — дип мөрәҗәгать иттә «Вечерняя Казань» га куркып калган хатын.
— 15 октябрь кичендә 40 һәм 48нче йортлар арасында машинаны калдырдым, чөнки безнең подъезд каршында урын юк иде инде. Икенче көнне иртәнге 9лар тирәсендә ишегалдына чыгып, машинамның кислотада коенганын күреп алдым. Зыян күргән урыннарда автомобиль буяулары бозылган. Шулай ук сул көзге дә ватылган. Мин 112 хезмәтенә шалтыраттым, участковый килде, башка полиция хезмәткәрләре килеп, бармак эзләрен алдылар. Алар машинаны электролит белән койдыруларын, гадәттә автомобиль аккумуляторларына салынган кислотаның теләсә кайсы кибеттә сатылуын шунда ук ачыкладылар, — дип сөйли ул.
Чыганак: Вечерняя Казань