Хастаханәдә ялган диплом белән тотылган шәфкать туташы ничә сумга алуын әйтә

Башкортстанның Калтасы районы үзәк хастаханәсенең 27 яшьлек шәфкать туташына, урта һөнәри белем турындагы ялган дипломны куллану факты ачылгач, эшеннән китәргә туры килгән.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткенчә, кыз терапия булегенә шәфкать туташы вазыйфасына бу елның маенда урнашкан. Эшкә урнашканда кыз «шәфкать туташы» белгечлеге буенча урта һөнәри белем турында диплом күрсәткән. Әмма прокурор тикшерүе вакытында аның уку факты расланмаган.

Кыз тәртип сакчыларына таныш булмаган ханымнан 40 мең сумга диплом алуын таный. Тикшерү башлану белән, шәфкать туташы эштән киткән һәм хәзер ул ялган документлар ясау, әзерләү яки әйләнеше турындагы эшнең фигуранты булып тора.

Чыганак “МК”

 

Бәйле