Карабодайга бәя арткач, күпме булачагы әйтелде

-- Лейла

Хәзерге вакытта 1 килограмм карабодай ярмасының күпләп сату бәясе уртача 43 сум тирәсе тәшкил итә. Товар белән тәэмин итүчеләр Россия ретейлерларын карабодай ярмасына сатып алу бәяләрен арттыру кирәклеге турында белдерде. Ваклап сату бәяләрендә бу 2019 елның ноябре – 2020 елның гыйнварында чагылыш табарга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы зур җитештерүчеләрне берләштерә торган Рупродсоюз оешмасының башкаручы директоры Дмитрий Востриковка сылтама белән хәбәр итә.

«Сентябрь аеннан октябрьгә кадәр карабодай ярмасының 1 килограммы 49 сумнан 53 сумга кадәр артты. Әмма күпләп сату динамикасын исәпкә алган хәлдә, аның тагын да артуы өчен алшартлар бар. Бәяләр үзгәрешен килештерүгә бәйле процеccның шактый озак дәвам итәчәген күздә тотсак, без бәяләрнең үсешен ноябрь — гыйнвар айларында күзәтә алачакбыз», — дип фаразлый Востриков.

Хәзерге вакытта 1 килограмм карабодай ярмасының күпләп сату бәясе уртача 43 сум тирәсе тәшкил итә. Шул ук вакытта, ул сентябрь аенда — 27 сум, ә 2018 елның октябрендә 18-19 сум тора иде, дип искәртте Востриков. Аның сүзләренчә, сәүдә челтәрләре дә, җитештерүчеләр дә бәяләрнең артуы ягында түгел. Халыкның сатып алу сәләте түбән булу да бәяләр үсешен тоткарлаучы фактор булып тора, дип билгеләп үтте ул.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле