Татарстанда җылы һава торышы кайчанга кадәр сакланачак?

-- Лейла

Республика территориясендә ныклы явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Атна ахырына кадәр Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу республика синоптиклары фаразларыннан күренә.

23 октябрьдә, чәршәмбе төнендә, явым — төшем булу ихтималы аз. Хәер, көндез кайбер җирләрдә бераз яңгырлар явачак. Көндез һава температурасы 7дән 12 градуска кадәр җылы булачак.

Икенче көнне, 24 октябрьдә, республикага антициклонның төньяк перифериясе тәэсир итә башлаячак. Явым-төшем көтелми, ә «температура фоны югары кала». Төнлә термометр баганалары 3 градус җылы күрсәтәчәк, көндез исә һава +8, +13 градуска кадәр җылыначак.

Алга таба атна ахырына кадәр, Гидрометеорология үзәге билгеләп үткәнчә, явым-төшемсез җылы һава торышы саклана. Төнлә термометр баганалары +2 градустан түбән төшмәячәк, көндез һава температурасы 9дан 14 градуска кадәр җылы булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, якын көннәрдә Идел буеның төньягында – Түбән Новгород һәм Киров өлкәләрендә шактый суыта.

Чыганак: Татар-Информ

 

Бәйле