Гимназиягә корал белән килгән Казан укучысын суд мәҗбүри дәвалануга җибәрә

-- Alfia

22 октябрь Яңа Савин район суды Казанның 7нче гимназиясе укучысы эше буенча карар чыгарды. Ул уку йортына пычак һәм пневматик пистолет белән килгән иде. Бу хакта «Татар-информ»га процесста катнашучылардан билгеле булды.

Тикшерү судка егетне табиб-психиатрда мәҗбүри дәвалануга җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, ә прокуратура үтенечне хуплаган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 13 майда егет класска кереп, укытучы өстәле артына утырган һәм корал алган. Укучы бернинди таләпләр дә куймаган, ә тиздән аны полицейскийлар тоткарлаган.

Әлеге факт буенча законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылган. Кулга алыну белән егетне СИЗОга җибәрәләр.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле