Түбән Камада ир йөкле хатынын үтерә һәм аннан соң үз-үзенә кул сала

-- Лейла

Кичә, 22 октябрь, кич белән Түбән Каманың Химиклар проспектындагы йортта бер фатирда ике мәет табылган.

Башлангыч версия буенча, 54 яшьлек ир 31 яшьлек йөкле хатынын үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган. Парның өч баласы булуы билгеле.   Тикшерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә.

Һәлак булучыларның 1, 3 һәм 4 яшьлек  3 баласы булуы билгеле.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле