Беренче иремнән аерылганнан соң, күпмедер вакыт үткәч, кабаттан кияүгә чыктым. Беренче иремнән малай бар иде, бергәләшеп яшәп киттек. Икенче ир безнең янга күчеп яши башлады, уртак бер малаебыз туды.
Без ул ир белән дүрт кенә ел тордык. Беренче малайны нык кагып яшәде. Һәрбер алган киемне дә күпсенә иде, рәтләп кенә сөйләшә дә белмәде, ул аны бөтенләй кабул итмәде. Нык авыр булды алай яшәүләре. Шуңа күрә хатыннарга миннән васыять шул: бала белән иргә бармасыннар. Икенче ир беренче ирдән туган баланы кабул итми ул. Бөтен ирләр дә алай түгелдер бәлки. Тик шулай да… Безнең икенче ир белән, баладан кала, бүтән бернинди уртак әйбер булмады. Аерылыштык.
Ике малаем да бер-берсе өчен үлеп кенә торалар. “Улым, әтиеңне күргәнең юкмы соң?” – дип сорыйм икенче улымнан. Безнең районныкы бит ул, әллә кая еракта да яшәми. “Әни, артык әйберләр сорама”, – дип кенә куя, сөйләшәсе дә килми аның атасы турында. Бик очрашканнары да юктыр. Ялгышып булса гына. Зурысы өйләнде инде хәзер. Бер балалы хатын алды. Аңа да гел кабатлап кына торам: “Берүк кага-суга күрмә ул баланы”, – дим. “Юк-юк, әни. Андый нәрсә юк”, – ди.
Зәлинә, Актаныш районы, Татарстан
Мәгълүмат: beznen_avil