Салават Фәтхетдинов ничек Марат Яруллин клибында төшә? Акча түләгәнме, әллә дуслармы? [видеоинтервью]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Марат Яруллин халык артисты Салават Фәтхетдинов белән ничек клипта төшүе, татар эстрадасы, җырларны халыкка җиткерү турындагы фикерләре белән бүлеште.

– Салават Фәтхетдинов белән клипта төшүең ничек килеп чыкты?

– Кемдер уйлый күп акча түләгәнсең ди. Юк, бу алай түгел, без Салават Зәкиевич белән гаилә дуслары. Олы абыем Ринат та аның белән электән бергә эшли. Беркайчан да уйламаган идем, без авыл егетләре бергә эшләп китәрбез дип. Мин Салават абыйның иҗатына гашыйк. “Ләйлә” җырын яздыруга, башыма яшьләрчә, заманча клип төшерергә дигән уй килде. Ул клипта нинди дә булса йолдыз төшергә тиеш дигән фикергә килеп, Салават абыйга тәкъдим ясарга уйладык. Бик дулкынландым. Башта ризалыгын белгертмәгән иде. Бераз вакыт үткәч кенә ризалышты. Бу минем өчен зур бүләк булды.

Киләчәктә Гөлназ Солтанова белән дә клип төшерегә телим.

– Җырлар яздыру, клип төшерү күпмегә чыга?

– Төрлечә була. Абыем продюсер булгач, клип төшергәндә бик күпкә дә чыкмый.

– Бүгенге көндә татар эстрадасына нәрсә җитми? Нәрсә өстәр идең?

– Минем уйлавымча, барысы да җитә. Ләкин татар җырларын башка милләтләр дә тыңлавын телим. Кайбер вакытларда җырларны танытыр өчен батыр да булырга кирәк.

– Концертың тере тавыш белән булачакмы?

– Әлбәттә, тере тавыш, баян, барабан, аккордио. Концертларым 16 ноябрь — Мәскәүдә, 24 ноябрь — Казанда була. Көтеп калабыз!

 

Бәйле