Түбән Камада урамда хатын-кызга шприц кадаган ир-ат кулга алына

-- Alfia

Түбән Каманың кизү частенә 32 яшьлек хатын-кыз  билгесез ирне җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз тәртип сакчыларына кич белән паркта кызы белән йөрүе турында сөйли. Өйләренә кайтып җиткәндә, алар артыннан бер егет килеп, сөйләшә  башлый. Аннары ир бер кулы белән хатынны кочаклап ала, икенче кулы белән аның аягына   инъекция кадый.  Зыян күрүче кычкыра башлагач, җинаятьче кача.

Экспертизадан соң,  зыян күрүченең канында наркотик матдә — морфин булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре әлеге  җинаятьне кылуда шикләнелүче  элек ике тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек кешене тоткарлый. Ир үзенең бу гамәлен аңлатып бирә алмый.

Әлеге факт буенча «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга омтылыш» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге статьяның санкциясе 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Мәгълүмат: tat.e-nkama.ru
Фото-видео: tatar-inform.tatar

Бәйле