Татарстанда киләсе атнада һава торышы сизелерлек үзгәрә

-- Alfia

Татарстанда киләсе атна уртасында салкынайта һәм кар явар дип көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава торышы көтелә. 26 октябрьдә төнлә һава температурасы +1… +6 градус, көндез 9-14 градус җылы була. Җил секундына 17 метр тизлек белән исәчәк.

27 октябрьдә республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы + 4…+ 9 градус, көндез +13 градус була.

Дүшәмбе республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарына салкын атмосфера фронты килә. Төнлә һәм көндез һава температурасы якшәмбедәге кебек була, әмма җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә. Синоптиклар явым-төшем дә вәгъдә итә.

Сишәмбе температура төшә башлый. Кайбер районнарда температура -3 градус, ә көндез +1…+6 градус була.

Чәршәмбе шулай ук салкын булачак һәм бераз кар явачак.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле