Васильево бистәсендә мәктәпкә барышлый 11 яшьлек бала югала

-- Alfia

 25 октябрь Татарстанда мәктәпкә барышлый 11 яшьлек малай югалган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, гаилә күптән түгел Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсенә күченгән. Яңа урында дуслары булмаган.

Валера исемле малайның иртүк мәктәпкә киткәнлеге билгеле, ләкин ул мәктәпкә килеп җитмәгән. Ул караңгы-зәңгәр төстәге чалбар, зәңгәр куртка кигән. 

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, бала беренче тапкыр гына югалмый.

Малай турында мәгълүматы булган кешеләрдән 8-906-322-53-60 (Илфат) телефонына буенча шалтыратырга сорыйлар.

 

Мәгълүмат һәм фотолар: tatar-inform.tatar

 

 

Бәйле