- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Известия” газетасы Мәскәү – Санкт-Петербург яңа трассасы буенча йөрү бәясен ачыклаган.
Хәзерге вакытта яңа М-11 автоюлы буенча җиңел машинада йөрүгә тарифлар челтәре дәүләт компаниясендә эшләнә, дип яза басма. Әмма машина йөртүчеләргә уртача сәфәр 1300 сумнан 2000 сумга кадәр төшәчәк. Россия башкаласыннан Тверьга кадәр – 870 сум, ә Тверьдан төньяк башкалага кадәр 1150 сумга барып җитәргә мөмкин булачак.
Юлда акчаны янга калдырырга мөмкин булачак – атна көнен сайларга, шулай ук транспонтерны (юл йөрү өчен тукталышсыз түләргә мөмкин булган җайланма) урнаштырсаң,.
“Яңалык беренче категориядәге җиңел автомобильләргә генә кагылачак”, – дип аныклык кертә басма.
Газета язганча, яңа трасса буенча Мәскәүдән Санкт-Петербургка 5,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак. Төзелеш эшләре 15 ноябрьгә тәмамланачак, дип ышандырды РФ Транспорт министры урынбасары Иннокентий Алафинов.
Элегрәк “МК” хәбәр иткәнчә, Финанс министрлыгы Транспорт министрлыгының юлүткәргечләр, эстакадалар һәм чишелешләр төзүгә 44 миллиард сум акча бүлеп бирү үтенечен хупламаган. Хәзер трасса бөкеләрдә иза чигәр, дип раслый экспертлар.
Чыганак “МК”