Җәнҗал тудырган видеога бәйле күңелсез очрак Фирдүс Тямаевның игелекле гамәлгә этәрә

-- Alfia

Җәнҗаллы видеодан соң Фирдүс Тямаев Столбищеның этләр приютына 30 мең сум акча күчергән.

Искәртеп узабыз, язылучылары арасында Гүзәл Уразова һәм Фирдүс Тямаев катнашындагы ролик ризасызлык уятты. Күпләр видеоны дөрес аңламады  һәм артистларны гаепләргә ашыкты. Шул ук вакытта юморны кабул итеп, җырчыларны хуплаучылар да күп булды. Ахыр чиктә, видео Гүзәл Уразованың инстаграмдагы аккаунтыннан алынды, ә Фирдүс Тямаев үз аккаунтында халык алдында гафу үтенде.

Бу хәл моның белән генә тәмамланмады. Фирдүс Тямаев  Казаннан ерак түгел Столбище бистәсендә урнашкан этләр өчен приютка 30 мең сум акча күчергән. Бу сумма аларны ашату һәм карап тоту өчен ай ярымга җитәчәк.

Фирдүс Тямаев үз гамәлен болай аңлатты:

— Мин тамашачылар алдында гафу үтендем, әмма күңелдә юшкын калды. Моны ничек тә булса үзгәртәсе килде.  Әлбәттә, кемдер бу пиар дип әйтер. Мин хәйрия эшендә бик күп катнаштым, мохтаҗларга ярдәм иттем. Тик кайчан да булса этләр приютына ярдәм итәрмен дип уйламаган идем. Җәнҗаллы видеога бәйле күңелсез очрак моңа этәргеч бирде.

 

Мәгълүмат: tatpressa.ru

Бәйле