Очрашуга килгән кызны ир-ат буып үтерә

-- Alfia

Мәскәү өлкәсендәге Клеменово авылында югалган кызның мәете табылган. 

Кызның мәетен 25 октябрь урманнан тапканнар. Аннан соң аның үлемендә гаепле дип фаразланган 34 яшьлек ир дә кулга алынган.

Тикшерү барышында ир кешенең кызны 15 октябрь көнне очрашуга чакыруы ачыкланган. «Мәхәббәт» белән мавыккан вакытта ир кеше кызны буып үтергән һәм урманга алып кереп күмеп куйган. Ир кешенең элек тә хөкемгә тартылган булуы ачыкланган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

Мәгълүмат: shahrikazan.ru

Бәйле