«Бет таратучылар» яки «Алар да кешеләр»: Казанда бомжлар «акыллы» тукталышларны төн куну урынына әйләндергән

Казан пабликларына язылучылар сукбайларның Разъезд Восстания тукталышы павильонын басып алуы хакында зарлана. Кулланучылар сүзләренә караганда, бомжлар «акыллы» тукталышны төн куну урынына  әйләндергән. Шуның аркасында автобус көтүче кешеләр урамда басып торырга һәм туңарга мәҗбүр. Социаль челтәрдә хәбәргә авторның сүзләрен раслаучы фоторәсемнәр беркетелгән.

Әмма казанлыларның барысы да бер төрле карашта түгел:

«Йортсызлар да кеше»;

«Сезнең тамагыгыз тук. Дәшмәсләр иде. Ә мин тукталышта йоклап ятучы яклы»;

«Аларның хәленә керегез.  яхшы тормыштан алар анда утырмыйлар»;

«Күрәсең, фото авторы йортсызлар белән бергә бер түбә астында булырга җирәнә… принц яки принцесса, мөгаен, таҗы да бардыр».

Мондый  фикерләр дә бар:

«Ә миңа бу бомжлар кызганыч түгел. Үз-үзләрен шундый хәлгә кадәр төшергәннәр. Алар пычрак, бет һәм төрле инфекцияләр таратучылар »;

«бомжлар өчен махсус приютлар  булырга тиеш, аларга анда төн куну  мөмкинлеге бирелсен , әмма бернинди җәмәгать тукталышлары куну урыны булалмый»;

«Йортсызлар төрле авыруларга дучар. Туберкулезның ачык формасы да, ябыгы дабулуы мөмкин, вирусларның  да төрлесе була. Кыскасы монда эш кешелеклелектә түгел».

Чыганак “Вечерняя Казань”

Социаль челтәрдән фото

Бәйле