Заворотнюкның тест нәтиҗәләре билгеле булды: актрисаның махсус геннары бар

Авыруны җиңүгә өмет бар кебек.

Актриса Анастасия Заворотнюкның авыруга бәйле вәзгыятьтә өмет нуры барлыкка килде. Баш миен тикшергәндә ясалган берничә тест тулысынча терелмәсә дә, яман шешне җиңү мөмкинлеге булуын күрсәткән. Заворотнюкларның гаилә танышлары, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Шабалин җитәкчелегендәге галимнәрнең коллектив генетик тикшеренү  уздыруы һәм литос-тест шул хезмәтенең нәтиҗәсе булуы турында сөйләгән. ДНК тесты Заворотнюкта озын гомер гены булуын күрсәткән. Белгечләр аңлатып узганча, бу әле шатланыр сәбәп түгел. Беренчедән, озын гомер гены гомер озынлыгын бары 25% ка гына билгели, калган гомер озынлыгы тышкы мохиткә бәйле. Икенчедән, Генетик тест кешенең кайчан тереләчәген һәм күпме яшәячәген белергә мөмкинлек бирми. Шуңа да карамастан, аның булуы яман шеш белән көрәшүче актрисага  һич тә комачауламас.

Актрисага уздырылган  литос-тест  Россия галимнәренең  яңалыгы. Автор сүзләре буенча, бу тест ярдәмендә онкология авыруының агым фазасын билгеләргә була. Галим, яман шеш дулкын рәвешендә үсә, дип аңлата. Шеш башта тиз үсә, тарала, ә аннары кечерәя. Авыруны дәвалауның нинди фазада булуына бәйле.

«Әгәр дә без шешнең үсеш фазасында хирургия операциясен кулланачакбыз икән, кешене күбрәк метастазларга һәм шешнең кабат үсүенә дучар итәбез», — ди Шабалин KP.RU интернет-сайтта.

Икенче яктан, актив фаза вакытында химиотерапия курсы күпкә зуррак уңай нәтиҗә бирәчәк, дип билгеләп үтә ул. Хәер, Заворотнюк авыруын дәвалаганда бу алымның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аңлашылмый.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Заворотнюкта баш миенең яман шешен ачыклаганнар. Белгечләр әйтүенчә, мондый диагноз белән тулысынча терелүгә, күп дигәндә, гомер озынайтуга исәп тотарга ярамый. Авыру баш миенең барлык структураларына тиз үтеп керү сәләте белән аерылып тора. Әмма Шабалин билгеләп үткәнчә, аның күзәтүе астында глиобластлы дистәләгән пациент булган, һәм, тәҗрибә күрсәткәнчә, дәваланырга мөмкин.

Сүз уңаенда, Заворотнюк узган тагын бер тест турында искә алалар. Дөрес, профессиональ җәмәгатьчелек аны танымый , шарлатанлык дип саный. Сүз дерматоглифика турында бара — тиредәге бизәкләрне өйрәнү нигезендә организм мөмкинлекләрен тикшерү. Бу тестның нәтиҗәләре өмет уята: Заворотнюк организмы «югары физик чыдамлылык һәм авыруларга каршы тору» дәрәҗәсенә ия икән.

Чыганак “МК”

Бәйле