Ростов өлкәсендә полицейский баланы яралаган

Ростов өлкәсенең Заветинский районында автомобиль артыннан куган вакытта, полицейский машинада утырган 12 яшьлек пассажир малайны яралый. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәк бүлегеннән хәбәр итәләр.

Автомобильне  куу,  аның зур тизлектә баруы  һәм машина йөртүченең туктарга теләмәве сәбәп булган,  дип ассызыклана.  Шул ук вакытта машина хәтта берничә кисәтү ясап һавага атканнан соң да тукталмаган. Машинада 12 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге 5 кеше утырган. Яралы яшүсмер балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсендә исәптә тора.

Чыганак “МК”

Бәйле