Россиянең иң бәхетсез кешеләре аталган

Экспертлар төрле һөнәр ияләренең эмоциональ торышын өйрәнгәннәр.

Россиядә иң бәхетсез хезмәткәрләр булып эшче һөнәр вәкилләре аталган, ә иң бәхетлеләр арасында  дәүләт хезмәткәрләре, медицина һәм фармацевтика өлкәсендә эшләүчеләр.

Headhunter аналитиклары россиялеләр арасында төрле һөнәр буенча тикшеренүләр үткәргән, респондентларга бәхетенең 10 балл шкаласы буенча мөстәкыйль бәя бирергә тәкъдим иткән. Алынган нәтиҗәләр буенча, автобизнес өлкәсе хезмәткәрләре белән беррәттән офис хезмәткәрләре иң бәхетсез хезмәткәрләр — 4,7 һәм 4,4 балл.

Иң бәхетле медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре (6,1 балл) һәм дәүләт хезмәткәрләре (5,9 балл). Беренче өчлекне персонал белән идарә итү өлкәсендәге белгечләр түгәрәкләгән.

Шулай ук аналитиклар илнең иң бәхетсез төбәкен билгеләгән. Алар-Ставрополь һәм Пермь крайлары — 4,8әр балл. Ханты-Манси автономияле округы иң бәхетлесе булган — 6,3 балл.

Өлкән яшьтәгеләр (55 яшьтән өлкәнрәкләр),  18 яшьтән 24 яшькә кадәр булган яшьләргә караганда, үз тормышларыннан күбрәк канәгать, дип хәбәр итә»Российская газета».

Агымдагы елның апрелендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия халкының бәхетлерәк булуын хәбәр итте. Гражданнар арасында бәхет дәрәҗәсе барлык елларга караганда иң югары күрсәткечкә җиткән — 86%. 25-34 яшькә кадәрге (90%) россиялеләр, шулай ук матди иминлекләрен уртача яки уртачадан югарырак дип бәяләгән кешеләр аеруча оптимистик булып чыккан.

Чыганак “МК”

фото: Евгений Семенов

Бәйле