Гөлсирин Абдуллина Азат Абитовка нинди ризыклар пешерә? Туйдан соң да нәрсә тынгы бирми? [видеоинтервью]

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина гаилә тормышлары , Гөлсирин нинди ризыклар пешерүен сөйләде. Шулай ук иҗаттагы планнары белән дә бүлеште. Аларның җәй узган туйлары әле дә сәхнәләрдә дәвам итә.

– Гөлсирин, нинди татар халык ризыклары пешерә беләсең? Азат кайсыларын ярата?

– Азатка күберәк итле, бәрәңгеле ризыклар ошый. Баллыны бик яратып бетерми, әмма ашарга тырыша. Татар халык ризыкларыннан гөбәдия, вак бәлеш, өчпочмак пешерә беләм.

– Түбәтәйгә кергәнегез бармы? Ошыймы сезгә?

Гөлсирин:

– Миңа Түбәтәйдә бик ошый, чөнки анда миллилек, өйдәге кебек рәхәтлек хөкем сөрә. Биредә татарча, милли җыр булса бигрәк тә яхшы булыр иде.

Азат:

– Монда Гөлсириннең «Кошларым» җыры барыр иде.

– Узган ел сентябрьдә үк кар яуды, сез моңа ничек карадыгыз? Нинди хисләр кичердегез?

Гөлсирин:

– Мин тәрәзәне ачтым да, рәхәтләнеп кычкырдым.

Азат:

– Мин күптән көттем бу карны. Чөнки кыш көне, кар яугач безнең туган көннәр. Гөлсириннең дә гаиләсендә бөтенесе кәҗәмөгезләр, шуңа да алар миңа якындыр.

– Ике кәҗәмөгезгә килешүе авырмы?

Азат:

– Гөлсирин килешеп бетми. Мин үземнекен әйтәм, ул үзенекен. Бәхәс бар. Әнисенә әби дип дәшкәндә дә, җае булган саен, төзәтеп куя.

Гөлсирин:

– Мин кечкенәдән әни дип өйрәгән. Иремнең әниемә әби диеп эндәшүе минем өчен ят. Шунлыктан безнең бәхәс килеп чыга.

– Азат, Шыгырданда каян килә ул шундый үзсүзлелек? Сүзеңдә нык тору?

Азат:

– Традициягә бәйледер. Башлангыч классларда, кайчан да булса өйләнәсен белеп, әби, бабай дип дәшергә хыялланып йөрдем.

Гөлсирин:

– Минем әниемнең әнисе яшь булган, шунлыктан әти аңа әни дип дәшкән. Һәм бу, минемчә, бик дөрес һәм матур күренеш. Хәзер минем әнигә 46, Азатныкына быел 50 тула.

– Ник сезнең туйга шундый зур игътибар булды?

Гөлсирин:

– Безнең туйга кадәр сәхнәдә кул сорау булды, бәлки халыкны шул җәлеп итеп, шау-шу уяткандыр. Вагапов фестивале безне якынрак таныштырды, кавыштырды.

– Сәхнәдә, эштә сез гел бергә, армыйсызмы? Хисләр сүнмиме?

Гөлсирин:

– Мин Азатны иртә һәм кич кенә күрәм. Көндез үз эшләрем буенча йөрим. Бергә концертларга әзерләнәбез, җырлар яздырабыз, клиплар төшерәбез. Арырга вакыт юк, рәхәтләнеп бергә эшлибез.

— Туйдан соң игътибар арттымы?

Гөлсирин:

  • Әйе.

Азат:

Клип чыккач, мине төп рольдә уйнаган кыз белән бәйлиләр иде. Ул вакытта без аралаша гына идек, йөрергә тәкъдим ясаучы булмады.

– Туйда йолаларны башкарып чыгарга кыен булмадымы?

Гөлсирин:

– Миңа күбрәк йолалар үтәсе булды. Мамадышта безнең никах кына булды.

Азат:

– Шыгырданда киленне алып кайткач, изит кабул кылдык. Бу үзе бер йола.

Гөлсирин:

– Азат миңа тәкъдим ясаганнан соң, Шыгырданга алып кайтты. Анда зур өстәл ясап, бөтен туганнар җыелып, килен күрергә киләләр. Һәрбер кунак үзе белән бүләк алып килә. Икенче көнне исә мулла килә, изит кабул кылдыру була.

Азат:

– Бу никахның беренче көне. Икенче никах кызның өендә була. Никах көнне, кызның өендә җыелып, җәяүле генә ир туганның өенә баралар. Анда бәйрәм ясыйлар. Шулай берничә кешегә баралар һәм кич кире өйгә кайталар.

– Җырчы килен булганын белгәч, ничек кабул иттеләр?

Азат:

– Бик яхшы, җылы кабул иттеләр. Гөлсиринне телевизордан да күреп белгәч, җырлавын, үзен бик яраттылар.

Гөлсирин:

– «Язмыш» җыры чыкканнан соң, безне кавыштырып та куйганнар иде инде, без ул вакытта йөрмәсәк тә.

– Туйның дәвамы булачак, ул «Туйның бишенче көне» дип атала. Ни өчен аны шулай сузарга кирәк булды?

Гөлсирин:

– Беренче көнне изит кабул кылдыру. Икенче көнне никах, туйлар булды. Хәзер инде халык белән бергә уздырасы килә. Ул исә, Казан Филармония концертлар залында булачак.

– Туй күлмәкләрендә чыгасызмы? Нинди яңалыклар була?

Гөлсирин:

– Туй күлмәгеннән чыгып, чәчәк атачакмын, шуңа да кияүгә чыкмаган кызларны көтеп калам.

Азат:

– Бик тырышып әзерләнәбез. Күңелле булырга тиеш. Чөнки мин үзем дә, бар кеше дә туйларга йөрергә яратадыр. Ә ул безнең чыннан да, туй кебек булачак. Аннары безнең туй гастрольләре башланачак.

– Парлашып китүгә, уңай, тискәре фикерләргә ничек карыйсыз?

Гөлсирин:

– Буем кыска булганга башта читенсенә идем, хәзер инде ияләндем. Тискәре фикерләргә бик игътибар бирмибез.

– Балалар турында уйлыйсызмы?

Азат:

– Мин малай телим. Егетләрне үстерү дә җиңелрәк. Кызлар барыбер иркәрәк була.

– Алга таба нинди планнар?

Азат:

– Әлегә безнең беренче планда иҗат. Булдыра алганда иҗат итәсе, эшлисе килә.

– Казанга килгәч нинди хисләр кичердегез?

Гөлсирин:

– Чит илгәме, кая гына барма, барысы да үз телләрендә сөйләшә. Ә бездә бу бик сирәк күренеш. Татарстанда торып, татарча сөйләшүче татарлар бик аз. Мин һәрвакыт кергәндә исәнмесез дип керәм. Өйдә дә без һәрвакыт татарча гына сөйләшәбез.

– Удмурт халкының активисты Альберт Разин үз-үзен яндырды. Татар теленең язмышы шундый дәрәҗәгә җитәрме, ничек уйлыйсыз?

Гөлсирин:

– Безнең татар эстрадасы бар, татарча иҗат итеп, чыгышлар ясыйбыз.

Азат:

– Казанда татарча сөйләшкән кешеләрне күргәч, без сөенәбез. Ә бу алай булырга тиеш түгел. Чит илдә сөйләшкәннәрен ишетеп сөенү анысы дөрес булыр иде.

– Азат, бу өйләнү җаваплылык өстәдеме? Кайсы яктан? Акчаны ничек бүләсез, акчага кем хуҗа?

– Әйе, җаваплылыгым артты. Акча Гөлсириндә, чөнки мин акчаны дөрес тота белмим. Гөлсирин миңа караганда күбрәк хезмәт хакы ала. Мин дә иҗат белән бәйле, төпләнеп эшли торган эш эзлим.

– Гаилә буларак, нинди планнар?

Гөлсирин:

– Икебез дә үзебезнең нигезебезне булдырасы килә. Икебез дә бергә булдыра ала торган эшләрне.

Азат:

– Гаиләләр бергә эшләп, бергә үсcәләр генә яши.

– Ваһапов фестивалендә эшләү авыр йөк түгелме?

Гөлсирин:

– Бу элеккеге халык җырлары, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакировалар җырлары беркайчан да үлмиячәк. Мин аларны электән тыңлап үстем, чөнки минем әти-әнием дә иҗат кешеләре, мин шулардан тыңлап үстем.

Азат:

– Мин дә шундый фикердә. Миңа әти гел әйтә иде ретро, халык җырларын җырлый аласың дип. Шуңа да мин аларны тыңлып үстем.

– Сезнең Зәлилә белән ниндидер конфликт булган дигән сүз йөри, бу дөресме?

Гөлсирин:

– Мин аны бик җылы, әйбәт каршы алдым. Киңәшләр дә бирәм, бергә җырлар яздырабыз. Ул миңа апа кебек ди. Аның нечкә тавышлылыгы, үз-үзенә карата белүе, харизмасы ошый. Конфликт булган дигән сүз, дөрес түгел.

Азат:

– Мин Гөлсирингә алсалар, шушы кызны алалар дип, беренче булып әйткән идем. Чөнки аны тыңлагач, тавышы, харизмасы көчле икәне, ошыячагы сизелеп тора иде. Үз репертуары булып, киләчәге матур булыр дип ышанып калабыз. Чөнки ул бик өметле, тырыш җырчы.

– Бүгенге көндә ниләр белән мәшгүльсез?

Гөлсирин:

– Бүгенге көндә тырышып туйга, гастрольләргә әзерләнәбез. Репертуарыбызда яңадан-яңа җырлар барлыкка килеп тора. Күптән түгел 2 яңа җырыбыз чыкты, хәзер яңа дуэт әзерлибез. Азат яңа 2 җыр, мин үз җырларымны әзерлим. Аннан башкада бик күп матур җырлар булачак. Ике як «әниләребезгә» дә матур җырлар булыр дип ышанабыз. Азат та әни дип дәшер дип ышанып калам…

Азат:

– Алмаз, минем баҗай, әби-бабай дип дәшә бит. Шулай булгач, мин дә әби-бабай дип дәшәм инде.

ДӘВАМЫ БАР, БЕЗНЕҢ БЕЛӘН КАЛЫГЫЗ! (монда аларның 1нче туй видеолары)

Бәйле