Курган өлкәсендә хатын электричкада бала таба һәм шунда ук аны ташлый

-- Лейла

Курган өлкәсендә яшәүче хатын яңа туган баланы үтерүдә гаепле дип табыла.

Ул аны электричкада таба, шунда ук аны ташлый. Бу хакта Урал транспорт прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Хатын — кызга каршы Россия Җинаять кодексының 106нчы маддәсе буенча («ана тарафыннан яңа туган баланы үтерү») җинаять эше кузгатылган. Аны 2,5 елга колония-поселениегә хөкем итәләр.

Февраль аенда Удмуртиядә яшәүче күп балалы ханым ваннада дүртенче баласын  тапкан һәм аны үтергән.

Чыганак: lenta.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий