Фирдүс Тямаев «Ялгыз торна»га Себер карларын ерып, үзәк өзгеч клип төшерә [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Шау-шулы видеодан соң берничә көн үткәч, хисләрен тыя алмаган популяр җырчы Фирдүс Тямаев «Ялгыз торна» җырына Себердә һава торышы салкын һәм буранлы булуга карамастан, үзәк өзгеч клип төшерә. ⠀

Видеодан аңлашылганча, җырчы белән булган конфликтлар аның күңеленә үтеп керә. Һәм ул Себер кырларына барып үзенең “Ялгыз торна” җырына күңелгә үтеп керерлек итеп клип төшерә. Әле шулай ук көчле мәгънәдә шигырь дә иҗат итеп яздыра.

Җырчының күптән түгел генә чыккан «Ялгыз торна» җыры күпләрнең күңелләренә үтеп керергә өлгерде инде. «Еламыйча тыңлап булмый әлеге җырны»- дип яза бик күп тыңлаучылар. Чыннан да, җыр үзенең тирән мәгънәлелеге, йөрәккә үтеп керүе белән аерылып тора.

Бәйле