Казан кунакханәсендә футболчы балалар агулана

-- Alfia

Казанның «Кристалл» кунакханәсендә яшь футболчылар агуланганнан соң җинаять эше ачылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итте.

7-10 яшьлек балалар Татарстан башкаласына Россиянең төрле төбәкләреннән ярышларда катнашу өчен килгән һәм «Кристалл» кунакханәсендә тукталган. 1 ноябрьдә балалар эчләре авырту, косуга зарланган һәм кунакханәгә ике ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганнар.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 1 ноябрьдә Казанда 31 бала хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табиблар караганнан соң, 6 баланы хастаханәгә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык балалар да кунакханәнең ресторанында тукланган. Әлеге факт буенча «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстан прокуратурасының гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән, балаларның агулануы турындагы мәгълүматны тикшерүе хакында хәбәр иткән иде.

Соңрак Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре белән 6 бала китерелүен расладылар. Табиблар аларның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәяли.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле