Якын көннәрдә Татарстанда температура рекордлары куелырга мөмкин

-- Alfia

Якын көннәрдә республика территориясендә температура рекордлары булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан синоптиклары белдерде.

Бүген төбәк чираттагы Атлантик циклонның җылы секторы тәэсирендә булды, ул үзе белән яңгырлар алып килде һәм һава температурасы +8 градуска кадәр күтәрелде. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, 6 һәм 7 ноябрьдә, актив атмосфера фронтлары Татарстанга бик җылы һава массасы китерәчәк.

«Болытлы һава торышы булырга мөмкин, вакыты белән яңгыр һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил күзәтелә. Төнлә +2, +8 градус, көндез һава +7, +13 градуска кадәр җылыначак», – диделәр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.

Шул ук вакытта метеорологлар 6 һәм 7 ноябрь өчен 11,8 һәм 13,8 градус җылылык булган һава температурасының тарихи максимумнары арттырылырга мөмкин, дип кисәтте.

Җомга көнне, сигезендә, республика аша салкын атмосфера фронты узачак, әмма температура фоны югары булып калачак. Төнге сәгатьләрдә юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем булырга мөмкин, кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килә. Көндез яңгырлар явачак. Төнлә термометр баганалары -1 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы 3тән 8 градуска кадәр җылы булачак.

Алдан фаразлауларга караганда, шимбә көнне, 9 ноябрьдә, яңадан явым-төшем көтелә, нигездә, яңгыр рәвешендә. 10сында, якшәмбе көнне, явым-төшем булу ихтималы аз. Төнлә термометр баганалары -1 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +1, +6 градуска кадәр җылыначак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле