Татарстанда ир-ат, көнләшеп, хатынының йоклап яткан сөяркәсен үтерә

-- Alfia

Татарстанда ир-ат, көнләшеп, хатынының йоклап яткан сөяркәсен үтергән. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразы буенча, 46 яшьлек ирнең хатыны вакыт-вакыт Ульяновск авылында яшәүче 38 яшьлек иптәшенә төн кунарга китә.

31 октябрьдә дә ул чираттагы тапкыр ир янына барган, ә ире аның артыннан ияргән. Өчесе бергә алар спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Иртән хатын өенә кайтудан баш тарткан. Ирен өйдән чыгарып җибәргәннәр.

Бераздан ире кулына пычак алып әлеге өйгә яңадан килгән. Өйгә үтеп, хатынының йоклап яткан сөяркәсен үтергән, үзе качкан.

Әлеге факт нигезендә үтерү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты әлеге хәлне тикшерә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Фото: ptzgovorit.ru

Бәйле