- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
7 ноябрь кичке сәгать алтыдан төн уртасына кадәр Татарстан территориясендә көчле җил исәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанның кайбер юлларында бозлавык булырга мөмкин.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar