Тәмле печенье

-- irina

Бик уңайлы чәй ризыгы рецептына юлыктым бит әле! Сезнең белән дә уртаклашам. Телеңне йотасың инде,ашап карасаң!

Рецепт: 100г ак май+100г йомшак эремчек(творог)+2(3) аш кашыгы шикәр комы+100г он салып йомшак камыр ясап,суыткычка 30-60 минутка озатасы; Алманы кабыгыннан арындырып юка телемнәргә бүлгәлисе дә бераз шикәр сибеп,лимонның согын тамызасы, болгатасы,әлбәттә.

Камырны 5 мм калынлыкта җәеп 5-7 см диаметрлы түгәрәкләр кисәсе,яртысына алма телеме куеп,икенче өлеше белән каплап 180гр кызган мичкә тыгып 20-30 минут пешерәсе.

 

 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий