Якубовичның йөрәгенә операция ясаганнар?

Телетапшырулар алып баручы Леонид Якубович RT белән әңгәмә барышында йөрәккә операция ясау турындагы мәгълүматка ирония белән җавап  бирде.

«Хәлем авыр. Хәзер реанимациядән носилкаларга салып  теннис уйнарга китерделәр», — дип билгеләп үтте шоумен.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары Якубовичның, янәсе, Мәскәү хастаханәләренең берсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүен, сәламәтлекккә бәйле проблемалары бар дип, хәбәр иткән иде. Медицина учреждениесендә аңа, янәсе, кардиостимулятор урнаштырганнар. Искәртеп узабыз, Якубовичның концерт директоры Тәбриз Шаһиди Леонид Якубовичның йөрәгенә планнан тыш операция турында хәбәрләрне кире какты.

Чыганак: «МК»

Бәйле