Азат белән Гөлсириннең 5 нче туй концертында бәбинең кем булачагы ачыкланды [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

11 ноябрь Казанның Филармония концертлар залында Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның 5нче туй концертлары узды.

Яшьләрне халык артисты Венера Ганиева котлап, үзенчәлекле бүләк бирде. Җыр, бию, төрле-төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Бәби ыштаннарына акча салып, булачак балаларының кем икәнен билгеләделәр. Кыз җиңде. Гөлсирин кияүгә чыкмаган кызларга атап чәчәк атты. Кыскасы, чын туй алымнары кулланып, үзләренчә әлеге концертны кызыклы итәргә тырышалар. Сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова булуы билгеле булды.

https://www.instagram.com/p/B4vLOkkoGj9/

Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинага туйдан соң нинди сүз әле дә тынгы бирми? [видеоинтервью]

ГӨЛСИРИН АБДУЛЛИНА 1нче КОНЦЕРТЛАРЫ: ӘТИ-ӘНИСЕ, СЕҢЛЕСЕ, ЭЛВИН ГРЕЙ, РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН

Татар-Информ, Салават Камалетдинов фотосы

Бәйле