ММЧ Заворотнюкны дәвалау нечкәлекләре турында: шешне кисеп алганнар

Хирург-онколог Анастасия Заворотнюкның баш миендәге шешне кисеп алуларын белдерде. Хәзер «Моя прекрасная няня» сериалы йолдызын геннар терапиясенә әзерлиләр. Практик табиб анонимлык шартларында «Дни.ру»га хезмәттәшләреннән Заворотнюкка операция уңышлы узуы  турында ишеттергән.

«Коллегаларымнан ишеткәнемчә, Анастасия Заворотнюкның, сәламәт тукымага тидерми генә, яман шеш белән зарарланган өлеше кисеп алынган», — дигән ул.

Хәзер аны геннар терапиясенә әзерлиләр. Бу медицина өлкәсендә яңа өлкә, ген инженерия казанышларына нигезләнгән ысуллар кулланыла. Онколог сүзләренә караганда, мәгълүмат чараларына чыккан Заворотнюкның сәламәтлеге турындагы хәбәрләргә караганда,  хәле өметләндерә. Актрисаның авыруы  икенчел глиобластага охшавы ачыкланган. Бу чир беренчел чиргә караганда акрынрак үсүе һәм алай ук куркыныч булмавы белән аерылып тора: ул баш миенең 10% ка якынына зарарлый. Кагыйдә буларак, мондый диагноз белән кеше ел ярым тирәсе яши, ә шешнең генетик маркеры уңайлы булса, авыру биш ел да яши ала.

Моннан тыш, онколог актрисаның гаиләсе күптән түгел аны ничек дәвалау турында күп кенә хәвефле имеш-мимешләрне кире какты, дип искәртте. Бәхеткә, Заворотнюк үз аңында, аны ИВЛ аппаратына тоташтырмыйлар, хәтерен югалтмады. Шулай ук ул хәрәкәт итү сәләтен югалтмаган.

Чыганак “МК

 

Бәйле