Мәскәүле бизнесвумен әнисен үтерүгә заказ биргән

Үз әнисен-пенсионер ханымны үтерергә әзерләнгәндә тоткарланган Мәскәү кешесе, ни өчен бу адымга баруын аңлаткан.

«МК» мәгълүм булганча, 37 яшьлек ир 10 елдан артык гомерен төрмәдә үткәргән, анда кеше үтергән өчен җәза үтәгән. Иреккә чыккач, ул әнисе янына әйләнеп кайта һәм аның белән яши башлый. Әмма төзәлү юлына басмый — зур күләмдә героин кулланып, асоциаль яшәү рәвеше алып бара. Һәм башкаладагы зур булмаган сәүдә ноктасына ия булган пенсионер ханымнан акча алган. Бу гына җитми, акчаны әфьюнга салырга исәпләп, гаиләнең ике фатирының берсен сатуны таләп итә башлый. Әнисе катгый каршы килә. Ул наркотиклар куллануны ташлаячагына өметләнеп, улына нотацияләр укый.

Ир кеше  фатир, дача һәм машина хуҗасы булу өчен, әнисен теге дөньяга озатырга була. Үтерүне ул элек җәза үтәгәндәге танышына тәкъдим итә. Ул шулай ук наркотиклар кулланган. Моннан тыш, заказчы аңа автомобиль һәм 200 мең сум акча вәгъдә иткән, пенсионер ханымны үз йортларыннан ерак түгел генә буып үтерергә тәкъдим иткән. Тик нәтиҗәдә, киллер планнарын үзгәртә һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итә башлый.

Кеше үтерү сәхнәләштерелә. Ә тиздән заказчы да тоткарлана. Аның өендә глушительле пистолет табыла, ул «ИЖ 78-8» газ пистолетыннан хәрби һәм 12 патронга күчерелгән. Экспертиза нәтиҗәсе буенча, пистолет кыска көпшәле утлы корал дип табылган. Әнисен үтергәннән соң заказны башкаручыны пистолетыннан атып үтерүе дә ихтимал булган.

Чыганак “МК”

фото: pixabay.com

 

 

Бәйле