Галимнәр ачыклаган: соң ашалган  кичке аш җитди куркыныч тудыра

18:00 сәгатьтән соң кичке аш аш кайнату органнары  проблемаларына гына түгел, йөрәккә дә авырлык  китерергә сәләтле, дип белдерде Нью-Йоркның Колумбия университеты галимнәре, дип хәбәр итә MedicalXpress.

Эксперимент үткәрелгән, анда 112 хатын-кыз катнашкан. Галимнәр аларның йөрәгенең туклануга карап эшләвенең бәйлелеген карадылар. Хатын-кызлар көндәлек алып барган, анда ашауларын язып барганнар. Бер елдан соң алар үзләренең отчетларын тәкъдим иткән.

18:00 сәгатьтән соң ашаган хатын-кызланыңр кандагы шикәр күләме  артык  дәрәҗәдә булуы ачыкланган, шулай ук аларның йөрәк белән бәйле проблемалары һәм артык авырлыклары булган. Кан басымы да югары.

Диетолог Эвелина Грейвер бу үзгәрешләрнең сәбәбе организмның кич алган калорияләрне үзләштерә алмавы  белән бәйли, чөнки энергияне тотылмый. Ул организмга зур зыян китерә торган «запас» ка саклана.

Диетологлар кичләрен аш-суга басым ясамаска, күбрәк һавада вакыт үткәрергә һәм спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә.

Чыганак “МК”

фото: pixabay.com

Бәйле