Стәрлетамакта морг бинасында пилмән ясый башлаганнар?

Стәрлетамакта морг бинасында пилмән ясый башлаганнар. «Хәләл» дигән тамга белән ди, җитмәсә.

Стәрлетамактагы бердәнбер морг озак вакытлар Ногманов урамындагы дәваханә территориясендә эшли. Вакытлар узу белән бина яраксызга әйләнә һәм шәһәр хакимияте Комаров урамында яңа морг төзергә карар итә.

Күптән түгел бу учреждение Корылтай депутатлары катнашлыгында тантаналы шартларда ачылган. Биредә, шәһәр хакимияте мәгълүматлары буенча, судмедэкспертиза үткәрү һәм мәрхүмнәр белән хушлашу өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган.

Әмма элекке бина калган. Дәваханә комплексы территориясе буйлап йөрүчеләр биредә, пилмән цехы ачылды, дип язылган такта күреп кала. Халык шок хәлендә. Чынлап та, кайчандыр үлекләр яткан урында пилмән ясый башлаганнармы?

Урындагы хакимият бу хәлгә аңлатма биргән: әйе, пилмән цехы ачылган, ләкин бу бинада түгел, күршедәгесендә икән.

Чыганак "Кызыл таң"
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий