«Балаларны тезеп утыртып, кулларын өстәлгә куйдыра да, бармакларына пычак белән суга…»

-- Лейла

Ятим балаларны чит гаиләгә тапшыру алар язмышы игелекле кулларда дигәнне белдерми. Еш кына үксезләрнең кыерсыту-кимсетүләр күреп, хәтта рәхимсезлеккә дучар ителеп яшәве дә ачыклана. Ошбу мескеннәрне уллыкка яисә опекага алган затларның явыз гамәлләре җинаять дип табылган очраклар да бар. Бу көннәрдә Буа шәһәр судында шундый җинаять эшләренең берсе карала.

1964нче елгы Лира Кошелева 2006нчы елдан бирле ятимнәрне кабул итүче ана санала. Үзенең өч улы өстенә абыйлы-энеле Егоровларны ала ул. Малайларның олысы Сергей опекада санала, ә акыл ягыннан зәгыйфь булганга инвалидлык бирелгән Виталий рәсми рәвештә уллыкка алына. Кече малай Казандагы коррекцион мәктәпне тәмамлагач, төзелеш колледжына урнаштырыла, ләкин укый алмый. Хәзер Буа районындагы Тутай авылында 2017нче елда вафат булган әбисе, ягъни Л.Кошелеваның әнисе йортында көн күрә. С. Егоров Казанда эшли, ятим бала буларак алган фатирда тора, Лира Әнвәр кызының үз уллары да әйбәт кенә яшиләр.

2014нче елда Лира Кошелева Тутайда йорт сатып алып, уллыкка алу һәм опека үзәгенә кандидат булып языла. Яз көне 8, 9 яшьләрендәге Забур һәм Никита Сергеевларны (балаларның исемнәре үзгәртелә) тәрбиягә бирәләр аңа. Буа ягындагы Кыят авылында туган малайларның әниләре үлгән, әтиләре Рәсим Әзербайҗанга депортацияләнгән һәм башкача күренмәгән.

Лира ханым алар белән генә канәгатьләнми. Җәй көне Чүпрәле районының Үби авылындагы ятимнәр приютында яшәүче 4, 6, 9 яшьләрендәге өч бертуганны алырга була. Шул райондагы Чуаш Биморзасы авылында туган балаларның эчкече әти-әнисе әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителгән затлар. Балалар өчесе дә кимчелекле була, кызларның олысы – Наташа Симонова тотлыга, кечесе Динә Ермолаева аксый, уртанчы малай Владислав Ермолаев йөрәк авыруыннан интегә. Л. Кошелованың әйтүенә караганда, Казанда катлаулы операция ясаткач хәле яхшыра төшә аның. Дүрт яшендә аягында чак басып торган Динә, йөрү генә түгел, бик яхшы итеп бии дә башлый.

Ике елдан соң Лира Кошелева биш бала янына Яшел Үзән районындагы Норлат ятимнәр йортыннан 4 яшьлек Света Рыкова белән Казандагы сабыйлар йортыннан аның бер яшьлек энесе Алексейны алып кайта. Бу балаларның әниләре наркотик саткан өчен күп елларга төрмәгә утыртылган, әтиләренең кайда икәне билгесез. 2017нче елның язында йортта сигезенче бала – 2009нчы елда Буада туган Лена Петрова пәйда була.

Ялгыз хатынның бу кадәр бала-чагага тиешле тәрбия бирә алуы шикле, әлбәттә. Дәүләт оешмаларының ерак авылда яшәүче бер апага бу кадәр тиктормасны ышанып тапшыруы да гаҗәп. Хәер, бу өлкәдә чикләүләр юк, тикшерү барышында да чаң кагарлык җитешсезлекләр күренми. Ни дисәң дә, ятим балалар гаиләдә яши бит. Дәүләт оешмаларына шикаятьләр дә килми.

Районкүләм шаукым быел февраль аенда күтәрелә. Л. Кошелева ел башында Тутайдагы йортын сатып, Буага якын урнашкан Иске Суыксуда башка өй ала. Әйтүенчә, балаларны район үзәгендәге мәктәптә укытырга, аларны боз сарае, бассейн кебек урыннарга йөртергә тели. Күченү, урнашу эшләре белән мәшгуль мәшәкатьле чорда балаларны Черки Килдуразга санаторийга җибәреп торалар. Менә шунда чакта балалар Л. Кошелева йортына кайтмыйбыз дип баш күтәрә, иң беренче чиратта 14 яшендәге Наташа Симонова холыксызлана, кире кайтарсагыз яшәмим, үз-үземне үтерәм, дип яный хәтта.

Бу хакта мәгълүм булгач та санаторийга полиция, райбашкарма комитетының опека, мәгариф бүлекләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия хезмәткәрләре, психолог килеп җитә. Әңгәмәләр барышында Н.Симонова гына түгел, кечерәк балалар да үги ананың кыерсытуын, тән җәзасы бирүен, кычыткан белән чабу гына түгел, кул астына эләккән әйберләр белән дә сугуын сөйлиләр.

Балаларның Л. Кошеловадан чынлап та куркуы ул санаторийга килеп кергәч тә күренә. Ул санаторийдагы тәрбиячеләрне балаларны үзенә каршы котыртуда, ришвәтчелектә гаепли, дәлил итеп, тәрбияләнүчеләр белән мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү өчен дигән булып бер мең сум акча сорауларын китерә. Аннан соң балаларны Н. Симонова котырта, ә аны Чуашстанда яшәүче сәрхуш әнисе белән апасы телефон һәм интернет аша өйрәтә, дип кычкыра. Кыскасы, бик зур тавыш күтәрә ул анда.

Әлеге низаг сәбәпләрен күчү чоры дип йөртелүче үзенчәлекле яшьтәге Н. Симонова, агалы-энеле Сергеевларның көйсезләнүе, кечерәкләрнең аларга ияреп сөйләве белән генә аңлатырлык һәм акларлык булмый. Бигрәк тә балаларның тәнендәге инде төзәлгән җәрәхәт эзләре, җөйләр сагайта һәм тәрбияченең гамәлләре Җинаять кодексы кысаларына кермиме дигән шик уята.

Әлеге эш белән тикшерү комитетының Буа районара бүлеге шөгыльләнә. Март аенда юстиция полковнигы Д. М. Әскаров Л. Кошеловага карата «Җәфалау» (Истязание) дигән 117нче маддә буенча бер эш кузгата. Аның тәрбия алымнары балаларга тыелган ысуллар белән җәза бирү, кимсетү, кыерсытуга корылганлыгы ачыклана. Ләкин ахыр чиктә Л. Ә. Кошеловага тугыз җинаятьчел гамәлдә рәсми гаепләү белдерелә. Чөнки соңрак җинаять эшенә балаларны тиешенчә тәрбияләмәү турындагы сигез эпизод өстәлгән була.

Эш зурга киткәч, райбашкарма комитетының әлеге гаиләне даими контрольдә тотарга тиешле хезмәткәрләре дә мөһим күрсәтмәләр бирә. Бактың исә, балаларның боек икәнен дә сизгәннәр, уйнау, йоклау һәм, гомумән, яшәү шартларының уңай булмавын, әйтик, уенчыкларның аз, күбесе ватык икәнен, җәйге чорда йортның янкорылмасындагы диванда дүрт баланың аркылы ятып йоклавын, төнне идәндә уздыручылар булуын да белгәннәр, азык-төлек, иң әүвәл, татлы ризык салынган пакетлар ачылмаган булганга, аларның тикшерүчеләргә күрсәтү өчен генә хәзерләнүен дә чамалаганнар икән. Кайберәүләре тикшерү белән килгәч, хуҗабикәнең эчтән бикле ишекне ачмыйча өйгә кертмәвен дә искә ала. Бусын да ул чакта аның тикшерүчеләргә күрсәтерлек әйберләре булмау белән аңлатырга кирәк. Балалар да өйдә кагылырга ярамаган, ягъни район кешеләре килгәндә генә чыгарыла торган ашамлыклар, уенчыклар булуын сөйли. Яңа ел бәйрәме алдыннан килгән полиция Кыш бабае һәм Кар кызына балаларны урамда котларга туры килә. Шунысын да өстик, өйгә кергәч тә күчтәнәчләр җыеп алына, берникадәр вакыттан пакетлардагы кар кызы рәвешендәге шоколадлар юкка чыгуы беленгәч, хуҗабикә тарафыннан үтемле «тәрбия чарасы» үткәрелә, ягъни балаларны тезеп утыртып, кулларын өстәлгә куйдыра да, бармакларына пычак белән суга-суга, урларга ярамавын төшендерә ул.

Җинаять эшенең нигезен вазыйфаи затларның күрсәтмәләре түгел, мескен балалар елап сөйләгән шушындый кеше ышанмастай искитмәле хәлләр тәшкил итә. Ләкин ышанмыйча да булмый. Җиде томлык җинаять эшендә җәзалау һәм җәфалау очраклары җентекләп дәлилләнгән. Кайчак төрле ата-анадан туган сигез баланы үстереп интеккән авыл хатынының хәленә дә керәсе килеп куя. Әмма аның ике яшьлек сабыйны, елавыннан туктату өчен, салкын су краны астында тотып тынычландыруы, буада рөхсәтсез су коенган малайның башын чиләктәге суга батырып тотуы, ишек алдын начар җыештырган йөрәк авырулы малайның маңгаена чүкеч белән эләктерүе, суыткычтан рөхсәтсез колбаса алган 6 яшьлек кызчыкның бармагын пычак белән җәрәхәтләве һәм каеш, чүкеч, пычак, шланг, такта, тимер чылбыр кебек кул астына эләккән әйберләр белән җәза бирү очраклары искә килә. Ә инде аксый торган кызның гарип аягы табанына бәрәңге бәйләп йөрергә мәҗбүр итү, кайбер авазларны сакау әйтә торган кызның телен «карга борыны» белән боргычлау, тотлыгучы бала теленә пычак белән төртеп алу кебек гамәлләр акылга камил кеше эшенә бөтенләй охшамаган. Ә бит мондый аяныч мисаллар санап бетергесез. Югыйсә, балалар җыя башлаганчы Л. Кошелеваның торак шартлары тикшерелгән, үзе дә энә күзеннән үткәрелгән, махсус курсларда укып та чыккан, шуннан соң гына яшәү урынында уңай бәяләнүче, җинаять җаваплылыгына тартылмаган, ике үксез баланы тәрбияләп үстергән хатын әлеге эш өчен лаек дип табылган. Бактың исә, ул кадәр үк үрнәк тә түгел икән ул. Әлеге эшне тикшерү барышында хезмәт вазыйфаларын башкаручы дәүләт хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен административ җәза алган бу хатын белән авыл халкы арасында да аралашмаска тырышучылар күп икән. Тутайда ул уллыкка алган Виталий Егоров бик начар шартларда яши, халык акылга зәгыйфь 20 яшьлек егет янгын яисә башка төрле бәла-каза чыгарыр дип курка икән. Ә әни кеше, дөресрәге, ана булып саналучы хатын-кыз аның тормышы белән бөтенләй кызыксынмый, ди. Гомумән, җинаять эшендә шаһит булып катнашучылардан бары тик Кошелеваның үз улы Булат һәм 2006нчы елда опекунлыкка алынып тәрбияләнгән Сергей Егоров кына аның турында яхшы сөйли.

Л. Кошелева гаебен танымый, димәк, балаларга күрсәткән рәхимсезлекләрен кире кага, аларга тиешле тәрбия бирдем дип бара. Шулай булмый хәле дә юк, Дамир Әскаров әйтмешли, явызлыкларын тәрбия чарасы дип белә ул. Ләкин балалар «яхшы» тәрбияче йортына кайтудан баш тарта, райбашкарма комитеты аның белән берничә ел элек төзелгән килешүләрне гамәлдән чыгара. Димәк, ятим балаларга һәм аларны тәрбияләүче хатын-кызга пособиеләр түләү туктатыла. Әйтергә кирәк, Буада бу ятимнәрне урнаштыру буенча зур эш башкарыла. Нәтиҗәдә, бертуган Сергеевлар мәрхүм әниләренең Тәтеш районында яшәүче сеңлесе гаиләсенә тапшырыла. Буа кызы Ленаны шул ук шәһәрдә яшәүче өлкән кешеләр сыендыра. Үз аналары төрмәдә утыручы 8 һәм 4 яшьләрендәге апалы-энеле Казан балаларын да Буада тәрбиягә алучы табыла. Кызганыч, әлеге шаукымда төп рольне уйнаган Н. Симонова һәм аның энесе белән сеңлесен тәрбиягә алырга теләүчеләр табылмый. Физик кимчелекләре булган бертуганнар Норлат балалар йортында яши хәзер.

Буа шәһәр судында Л. Ә. Кошелева эшен карау 14нче октябрьдә башланды. Бәйрәм ашы – кара-каршы дигәндәй, хәзер инде ошбу ханымның язмышы күптән түгел генә бер түбә астында яшәгән балаларга да бәйле. Хөкем, башлыча, алар күрсәтмәләре буенча чыгарылачак бит.

Чыганак: Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий