Җырчы Дилия Әхмәтшинадан бала тәрбияләү серләре һәм йөклелек чорында үзеңне карау киңәшләре

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Дилия Әхмәтшина кызына заманча әни буларак, үзенең бала тәрбияләү һәм йөклелек чорында үзеңне карау серләре белән уртаклашты.

— Вакыт бик тиз үтә. Бала белән үзем генә шөгыльләнгә күрә (ирем эштә, әти-әниләр Ижевскида һәм Казанда), бөтен нәрсә: сабыйның үсеше һәм киләчәктәге гадәтләре, минем халәтем — дөрес төзелгән режимнан торганына бик тиз төшендем, ди Дилия Әхмәтшина.

Җырчы сыйфатлы режимның игътибарга алынырга тиешле берничә өлешен тәкъдим итә:

1. Баланың биологик ритмнары буенча режим төзү, чөнки алар безнең өчен дә иң дөресе булып тора.

2. Үзеңне йога, душ, су ярдәмендә тәртипкә китерү өчен, Асэль уянганчы ярты сәгать алданрак тору. Ә ул безнең таң ату белән уяна.

3. Бернәрсәне дә онытмас өчен, башкарасы эшләрнең исемлеген төзү.

4. Бала бер үк вакытта ашарга сорый. Бу вакыт аралыгында нәрсә эшлиячәкне алданрак хәл итеп кую.

5. Баланың ашыйсы яисә йоклыйсы килүен аңларга өйрәнү.

6. Сәгать 12 гә кадәр саф һавада йөреп керү һәм баланы урамга йокысы килгәндә алып чыгу.

7. Көндез 2-3 сәгатьтән артык йоклый икән, төнлә йокласын өчен, җайлап кына уятырга кирәк.

8. Йоклар алдыннан психикага тәэсир итә торган уеннар уйнатмаска.

9. Кичен саф һавада йөргәннән соң, баланы коендыру яисә йоклар алдыннан массаж ясау.

10. Бергә йокларга.

Дилия Әхмәтшинаның йога белән дуслыгы йөклелек чорында башланган. «Хәзер дә әлеге күнегүләрне эшлим. Физик энергия йөклеләргә генә түгел, барлык кешегә дә саф һава кебек кирәк», ди ул.

 

 

Бәйле