Марста тере җан ияләре табалар

» Марс өслегендә бөҗәкләр булуына дәлилләребез бар, — дип белдергән Огайо университетының мактаулы докторы Уильям Росомер, — дип хәбәр итә Daily Mail. Ул ассызыклаганча, кызыл планета сурәтләрендә экзоскелетлар һәм аларның ташка әйләнгән булуын күрсәтә.

Росомер билгеләп үткәнчә, болардан тыш, тереләре дә бар. Аның фикеренчә, тере бөҗәкләр яшәвен дәлилләүче фотолар да бар, рәсемнәрдә канатлы бөҗәкләр, шулай аяклары һәм гәүдә өлешләре күренә. Фотолар берничә ел дәвамында НАСА лабораторияләрендә  төшерелгән.

Формалар төгәл сызыкларга ия, дип дәвам итә Росомер. Аларның башлары, тән өлешләре  күренә, бу планетада тормыш булуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә.  “Әлеге форманың төгәл сурәте идентификацияләнгәннән һәм тасвирланганнан соң, шул ук база формасындагы сурәтләрне тануны җиңеләйтү өчен файдалы булды», — дип сөйли галим. Шулай, бөҗәкләр алты аякка һәм берничә антеннага  ия, җирдәге  бөҗәкләргә ошаш. Кайбер бөҗәкләр умарта кортын хәтерләтә, бер җан иясе еланны хәтерләтә.

Ромозер үзе энтомология профессоры булып тора. Ул ассызыклаганча, Марста су булу факты исбатланган, шуңа күрә планетада тормыш булырга мөмкин.

Чыганак “МК”

Бәйле