«Это Мәскәү, детка!»- дип Илсөя Бәдретдинова кемгә әйтә? [концерттан видеорепортаж]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

17 ноябрь татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова үзенең «Атказанмаган» программасы белән Мәскәүнең «Космос» залын гөрләтте. Әлеге тамашаны Русия буенча татар концертлары куючы «ГЛОБЭКС ПРОМОУШЕН» ширкәте оештыра. 

Белгәнебезчә, Илсөя Бәдретдинова үз концертларыннан видеолар төшереп, инстаграмдагы язылучыларына да андагы җылы мохитне тою мөмкинлеген бирә. Бу кыска гына видеоларда сәхнә артындагы кызык хәлләр дә, төркемнең никадәр дус булуы да, хис-кичерешләр дә ачык чагылыш таба.

Мәскәүдәге концерттан да шундый кызык мизгелләр җырчының инстаграмында урын алды. «Мәскәү тамашачысы бөтенләй башка, үзләре елыйлар, үзләре гөр килеп кул чабалар. Рәхәтләндек бүген елашып», ди Илсөя Бәдретдинова.

Бәйле