Үзмәшгуль кеше кайсы очракта пенсиясез калырга мөмкин?

-- Alfia

Салым хезмәтендә теркәлеп тә, Россия Пенсия фондында теркәлмәгән үзмәшгуль кеше пенсиясез калырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

Ул үзмәшгуль булу өчен салым инспекциясендә теркәлергә тиешлеген искәртте. «Анда теркәлү Пенсия фондында үз ихтыяры белән иминият взносларын түләүче сыйфатында да теркәлгән дигән сүз түгел. Салым инспекциясендә теркәлеп тә, кеше пенсия фондына иминият взносларын түләмәскә мөмкин», — ди белгеч.

Светлана Гайдук әйтүенчә, шәхси эшмәкәрләр иминият взносларын түләргә мәҗбүр, ә үзмәшгульләрнең мондый бурычлары юк.

«Әгәр кеше пенсия фондына мөрәҗәгать итмәсә, безнең өчен ул эшләмәүче булып санала. Пенсия булсын өчен, Пенсия фондында теркәлгән булу һәм иминият взносларын ирекле тәртиптә түләү кирәк», — дип аңлатты ул.

Бу шарт үтәлмәсә, взнос түләнмәгән чорга пенсия билгеләнә алмый.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле