Белгечләр декабрьдә кайсы төбәкләрдә җылы буласын фаразалады

-- Alfia

Россиянең Европа территориясенең төньягында, Красноярск краенда һәм Уралда декабрьдә уртача һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта «Российская газета»га Гидрометеорология үзәгенең озак вакытлы фаразлар бүлеге мөдире Владимир Тищенко сөйләде.

Аның сүзләренчә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә гадәттәгедән җылырак булачак. Суытуга карамастан, якындагы көннәрдә явым-төшем булмый диярлек.

Владимир Тищенко сүзләренчә, Үзәк һәм Идел буе федераль округларының көньягында, шулай ук Көньяк һәм Төньяк Кавказ округларында температураның нормадан тайпылышы көтелми.

Шул ук вакытта ул якынча фаразлар гына китерүен әйтте. Декабрьдә һава торышы турында төгәл мәгълүмат ноябрь ахырында булачак.

Элегрәк Россия Гидрометеорология үзәгендә гыйнварда температура, Якутиядән кала, барлык төбәкләрдә дә нормага туры киләчәк, дип сөйләделәр.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль округының күпчелек өлешендә февраль узган елгыдан салкынрак булачак. Шул ук вакытта Көнчыгыш Себердә һәм Ерак Көнчыгышта температураның нормадан артуы көтелә.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле