Казанда 9 яшьлек бала, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре ала

-- Alfia

Казанда тугыз яшьлек бала, машина астында калып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

20 ноябрь кичке алтынчы яртылар тирәсендә Вахитов урамындагы 8нче йорт каршында «Хендэ» автомобилен идарә итүче 35 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр кичүе аша юл аша чыгып барган 9 яшьлек малайны үткәрмәгән.

Авария нәтиҗәсендә малай төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий