Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

22 ноябрьдә Татарстанда карсыз, әмма салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр фаразлана. «Юлларда урыны белән бозлавык саклана», – дип җиткерә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -16 градуска кадәр, ә кайбер урыннарда -21 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -4…-9 градуска кадәр җитәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, Казанга кискен салкынаю Карск диңгезеннән килгән.

Мәгълүмат:  tatar-inform.tatar

Бәйле