«Чал чәчемне онытып кычкырам мин: «Ияртегез, — диеп, — мине дә!» [шигырь]

Минем гомер 

Малай чакта, әй, көнләшә идем
Чапкан чакта атта егетләр.
Ә төн җитсә, алар, кочаклашып,
Авыл буйлап җырлап үттеләр.

Онытыла иде бар дөньясы,
Хәнҗәр күргәч ирләр билендә…
Малай инде! Әй, ялвара идем:
«Ияртегез, — диеп, — мине дә».

Бөтерелә тузан. Ә мин торам
Еламыйча көчкә тыелып, —
Кичкә кадәр оясында калган
Лачын баласыдай, боегып.

Көннәр буе офыкларга карап,
Егетләрне көттем сагынып.
Атлар белән бергә вакыт чапты,
Тузан кунды чәчкә чал булып.

Башка егет хәзер ат иярли,
Башка егет. Хәнҗәр билендә…
Чал чәчемне онытып кычкырам мин:
«Ияртегез, — диеп, — мине дә!»

Хушлашырга хәтта оныта ул…
Чаба егет, чаба гел алга.
Дулкын ярга бәргән йомычкадай,
Ә мин калам басып далада.

Һәм дәшәләр миңа: «Сиңамы, дип,
Үрмәләргә кыя ташына?!
Мәртәбәле үзең, чәчеңдә — чал,
Җырлап утыр учак каршында».

Әй, яшьлегем, минем гомеремә
Киттеңмени бары сугылып?!
Минем урын учак янындамы,
Үз утыммы бара суынып?!

Дага бөгәр куәт булмаса да,
Япь-яшь килеш әле хисләрем.
Бар кызларның йокылары качар,
Җырлап үтсәм әгәр кичләрен.

Картлык тими бөтен кешегә дә…
Ышаныгыз, дуслар, шагыйрьгә.
Чәчләренә чал кунса да хәтта,
Япь-яшь килеш керә ул гүргә.

Яшьтәше мин барча кешеләрнең,
Бәла түгел еллар тузаны.
Җырлар язсам, мәңге картаймамын,
Һәм сизелмәс гомер узганы.

Разил Вәлиев
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий