Хатын-кыз 6 яшьлек баласын суга батырып үтергән

-- Alfia

Дагыстанда яшәүче хатын-кыз үзен тыңламаган өчен 6 яшьлек баласын урындагы елгада батырып үтергән.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ул үзенең алты яшьлек кызын тәрбияләүдән туйган һәм аны батырырга карар кылган. 6 сентябрь көнне ул баласын елга буена алып барган һәм бала тончыкканчы су астында тоткан.

Соңыннан баланың гәүдәсен елгага агызган. Аны өч көннән соң гына тапканнар. Хатынга 25 елга якын төрмә яный.

 

Мәгълүмат: kiziltan.rbsmi.ru

Бәйле