Фирдүс Тямаев татар телеканалларына, «Татар җыры»на күпме акча түләп күренеп булуын әйтә

-- Лейла

Татарстанның атканзанган артисты Фирдүс Тямаев, шулай ук атказанган артист Лилия Муллугалиеваның ТНВдагы Яңа ел тамашасына 25 мең сум түләп катнашырга кирәклеге турындагы постына фикерен белдерә. Ул кызган баштан комментар да язуын, ләкин соңыннан алып атуы хакында сөйли.

«Мин кичә ул 25 мең сумны күреп, кызган баштан астына комментар да язган идем, ләкин соңыннан алып аттым. Беләсезме, узган ел мин “ТМТВ”, “Мәйдан”, Туган тел” һәм тагын бер каналда әйләндерсеннәр, рекламаларымны бирсеннәр өчен 3 миллион сумга якын акча түләдем. Моның бер күңелгә тия торган ягы бар: мин үземне әйләндерсеннәр өчен аларга акча түлим һәм, шул ук вакытта, алар оештырган барлык концертларга, әллә нинди солянкаларга барып бушка җырларга да тиеш. Мәсәлән, мин “Барс-медиа” белән 6 ел хезмәттәшлек иттем, ә алар шуңа хөрмәт йөзеннән булса да, “ТМТВ премиясе” концертында хатынга бушлай катнашырга рөхсәт итмәделәр. Хатын да сәхнәгә чыксын өчен мин 150 мең сум түләдем.

“Татар җыры”нда катнашу өчен ярты миллион сораганнар иде, минем андый мөмкинлегем юк, дидем. Шуңа күрә мин соңгы ике елда бар әйбердән баш тарттым: “Болгар радиосы премиясе”ннән дә, солянкаларыннан да, башкаларыннан да. “Болгар радиосы премиясе”нә килергә дип язганнар иде, мин аларга үз сүзләре белән: “Сез миңа 350 мең сум түлисезме соң?” дип язып җибәрдем, алар дәшмәде. Мин хәзер, хәлемнән килгәнчә, акчамны ротация өчен генә түлим дә, алар минем җырларны әйләндерә, ә калган чараларында чыгыш ясамыйм. Менә Яңа ел тамашасына чакырдылармы, юкмы — һич хәтерләмим. Акча түлисе булса, бармыйм, әлбәттә. Алар минем үзем түләп җырлап та йөрмәячәкне болай да белә. Шуңа күрә, түләп җырлыйсы булса, чакырып та тормаячаклар», диде Фирдүс Тямаев.

Чыганак:  ЧИТ ИЛ АГЕНТЛЫГЫ

Бәйле